Бүген Татарстанда бераз кар һәм бозлавык фаразлана
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, кайбер урыннарда бераз кар явачак, аерым районнарда томан төшүе ихтимал.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы -9…-14 градус булса, көндез -7…-12 градус салкын булуы фаразлана.
Юлларда бозлавык, шуңа күрә машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.