Силуанов: Финанс министрлыгы күп балалыларның пособиеләрен саклап калу ысулын табачак
РФ Финанс министрлыгы Россия Президенты Владимир Путинның күп балалы гаиләләр өчен пособиеләр буенча күрсәтмәсен үтәячәк. РФ икътисад министры Антон Силуанов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Павел Зарубин белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Биредә 24 декабрьдә РФ Министрлар Кабинеты вәкилләре белән киңәшмә үткәргәндә Владимир Путин биргән йөкләмә турында сүз бара. Күп балалы гаиләләр керемнәре арткан очракта да тиешле пособиеләрне алуын дәвам итсен өчен РФ Президенты моның уңай чишелешен табарга күрсәтмә бирде.
«Президент кушканча, барысын да эшләячәкбез», - дип белдерде Силуанов.