Сергей Ардашев Кирово-Чепецкида узган Россия Кубогы этабында скиатлонда җиңү яулады
Фото: Россия Чаңгы ярышлары федерациясе матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы вәкиле Сергей Ардашев Кирово-Чепецкида чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының бишенче этабы кысаларында 20 чакрым (10+10 чакрым) дистанциядә скиатлонда җиңү яулады. Ардашев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте — 50 минут 53,5 секунд.
Дмитрий Жуль (ул чемпионнан нибары 0,3 секундка гына калышты) көмеш медальгә лаек булды. Финишка җиңүчедән 0,6 секундка артта калып килгән Павел Соловьев мактау пьедесталының өченче баскычында урнашты.