Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» командасына: Сез кабат лидерлыгыгызны исбатладыгыз
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ир-атлар волейбол клубы «Зенит-Казан» җитәкчелегенә Россия Суперкубогы – 2025 тә җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
«Татарстан Волейбол федерациясе һәм үз исемемнән сезне һәм бөтен команданы финал уенындагы җиңү белән чын күңелдән котлыйм! Безнең егетләр киеренке һәм көчле көрәштә искиткеч нәтиҗәгә иреште һәм тагын бер тапкыр илебез волейболындагы лидерлыкларын раслады, Россия Суперкубогын унберенче тапкыр яулады. Югары профессиональ уен, команда рухы һәм уенчыларның тулы фидакарьлеге, тренерлык осталыгы, клубның барлык әгъзалары салган зур хезмәт иң югары бәягә лаек. Без сезгә җиңү мизгелләре, Татарстан волейболы тантанасы өчен рәхмәтле»», – дип язган Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерәбез, кичә Санкт-Петербургта «Зенит-Казан» командасы Новосибирск «Локомотив»ын 3:1 исәбе белән җиңде һәм әлеге спорт төре буенча Россия чемпионы булды.