2025 елда файдалануга тапшырылган торак күләме Татарстан тарихында рекордлы булды
2025 елда Татарстанда файдалануга тапшырылган торак күләме республика тарихында рекордлы күрсәткечкә иреште. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында.
Торакны файдалануга тапшыру планы 108 процентка үтәлгән, барлыгы 3 млн 515 мең кв. м бина файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 44 торак йорт, шулай ук 110 коммерцияле күп фатирлы йорт төзелеше тулысынча төгәлләнгән.
Шәхси торак төзелеше өлкәсендә дә план арттырып үтәлгән – гомуми мәйданы 2 млн 401 мең кв. м булган 17 785 йорт файдалануга тапшырылган.