Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды. Анда республика эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Дамир Сатретдинов, совет һәм эксперт төркеме әгъзалары катнашты.
Министр катнашучыларга ведомство эшенең якынча нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Шуннан соң Иҗтимагый совет рәисе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов совет һәм аның төбәк бүлекчәләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук Иҗтимагый советның яңа әгъзалары кандидатураларын карадылар. Барлык тәкъдим ителгән кандидатлар да бертавыштан хупланды. Яңартылган составка кертелүчеләр:
- Марат Айдаров – ТР Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе;
- Ринат Билалов – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире, «ТАТАМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары;
- Алексей Угаров – «Республика Татарстан» газетасы редакциясе» баш мөхәррире һәм җитәкчесе;
- Рөстәм Исмәгыйлев – «Эшлекле Россия» төбәк бүлеге рәисе;
- Тимур Кадыйров – «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» директоры;
- Александр Туракалин – ТР Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе урынбасары.
ТР Сәүдә‑сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР сәнәгать тимер юл транспорты предприятиеләре ассоциациясе рәисе Евгений Катаев, шулай ук Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина Иҗтимагый совет составында актив эшләве һәм гражданнарның полициягә ышанычын ныгытуга керткән өлеше өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Григорий Китанов, Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Манфред Мансуров, ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗановага эчке эшләр министрының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Моннан тыш, Мәдинә Тимерҗанова һәм советның эксперт төркеме әгъзасы Ирина Терентьева Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге фонды генераль директоры Константин Абрамовның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте