Казанда AAOIFI оешмасының Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендәге беренче вәкиллеге ачылды
Ислам финанслары стандартларын эшләүче AAOIFI халыкара оешмасы Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре территориясендә беренче вәкиллекле үзәген ачты. Ул рәсми рәвештә Казанда эшли башлады. Бу хакта ТР башкаласында Millennium Panorama Hotels кунакханәсендә узган түгәрәк өстәлдә билгеле булды, дип хәбәр итте «Татар-информ» вакыйга урыныннан.
«AAOIFI вәкиллекле үзәге рәсми рәвештә эшли башлый. Үзәк методологик һәм консультацион ярдәм күрсәтүне, AAOIFI стандартларын формалаштыруны, һөнәри диалогны үстерүне һәм партнерлык финанславының һөнәри алымнарын булдыруны тәэмин итүче төп халыкара эксперт мәйданчыгы булачак», – дип белдерде Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
AAOIFI штаб-фатиры Бәһрәйн корольлеге башкаласы Манамада урнашкан. Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасын попечительлек советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә әл-Хәлифә җитәкли. Ул бүген Казандагы түгәрәк өстәлдә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның ноябрендә Бәһрәйнгә эш сәфәре барышында Ибраһим бән Хәлифә әл-Хәлифә белән очрашты. Ул вакытта алар актив хезмәттәшлек турында килеште.
2025 елның маенда «KazanForum»да беренче тапкыр Бәһрәйннән читтә AAOIFI конференциясе узды. Оешманың Казанда офис ачу планнары турында сентябрьдә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.