Сарман районы Каташ-Каран авылында истәлек тактасы ачылды
Шушы көннәрдә Каташ-Каран авылында патриотик тәрбия чарасы узды – истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Сарман» газетасы хәбәр итә.
Әлеге чара мәктәп укучылары өчен дә зур әһәмияткә ия булды. Авылның оныгы – махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Сафаров Рәсүл Равшан улына истәлек тактасы урнаштырдылар. Ул авылның Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә ясалган һәйкәл диварына авылдашы Ибраев Илдар Рәис улының истәлек тактасы янына беркетелде. Чарада Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева катнашты һәм батырларның якыннарына сабырлык теләде.