Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Ульяновскида «Иң яхшы ана теле укытучысы» бәйгесендә дүрт татар теле укытучысы катнашты

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Иң яхшы туган тел укытучысы» дигән язмасы чыккан.

«Яңа шәһәрнең 64 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы ана теле укытучысы-2025» өлкә конкурсы узды. Анда бәйгенең муниципаль этабында җиңгән унсигез рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучысы катнашты.

Конкурсны рәсми рәвештә ачу тантанасында өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре чыгыш ясады. Әлеге белем бирү оешмасында бәйгене уздыру һәм Идел буе халыкларының телләрен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, мәктәп директоры Лилия Фәһим кызы Мустафинага чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, ә конкурсантларга уңышлар телибез, диде татар автономиясе рәисе Рамис Сафин.

«Иң яхшы ана теле укытучысы» конкурсында дүрт татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе – Чардаклы районы Үрән авылы мәктәбеннән Фәридә Сафиуллова, Барыш районы Зөя Башы бистәсе мәктәбеннән Әлфия Батраева, Иске Кулаткы район үзәгенең 1 нче урта мәктәбеннән Рәсимә Алиева һәм Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбеннән Рания Абдуллова үзләренең белемнәрен һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Мәртәбәле жюри – өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова һәм төрле елларда «Иң яхшы ана теле укытучысы» конкурсында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Гүзәл Сәмигуллина белән Гөлүсә Кәримова конкурсантларның белемнәрен гадел бәяләп, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.

Хәзер инде традициягә кергән конкурс ике өлештән гыйбарәт иде. Укытучылар 64 нче мәктәп укучылары ярдәмендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. Педагогик алымнар һәм заманча технологияләр кулланып дәрес үткәрүләре хакында да мавыктыргыч итеп сөйләп бирделәр.

Рәсимә Алиеваның укучылары өлкә һәм район күләмендә узучы төрле милли-мәдәни чараларда актив катнашалар икән.

«Укучыларым Гакыйль Сәгыйров, Муса Җәлил укуларында катнашып, ел саен призлы урыннар ала», – ди Рәсимә Рәһиб кызы.

Рәсимә Алиева мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе дә әле. Очрашулар һәм экскурсияләр вакытында балалар белән күбрәге ана телендә аралашырга, аларның фикерен үз телебездә әйттерергә, иҗади уйларга өйрәтергә тырышам, ди тәҗрибәле педагог. Ул ачык дәресен ел фасыллары темасына багышлаган иде. Балалар тиз арада көз, кыш, яз һәм җәй айлары белән таныштылар, табигать күренешләренең татарча исемнәрен белделәр һәм шул темага рәсем дә ясадылар.

Әлфия Батраева – төрле конкурсларда җиңү яулаган тәҗрибәле рус теле укытучысы. Быел ул үз теләге белән балаларга татар телен дә укыта башлаган.

«Менә ун елга якын инде мәктәбебездә татар теле түгәрәген җитәкләргә педагог таба алмыйбыз. Йөрәгем әрнегәнгә, үзем бу эшкә алынырга булдым. Балаларга бераз гына булса да татар сүзе ишеттерәсем, аларны ана телендә сөйләшергә, укырга өйрәтәсем килә», – дип борчыган проблемасы белән уртаклашты Әлфия Камил кызы.

Фәридә Сафиуллованың дәресне җанлы итеп үткәрүе, балалар белән уртак тел табып эшләве соклану тудырды. Дәрестә балалар йомшак холыклы, ягымлы укытучы апалары белән бергә милли бизәкләр ясап, чәчәк исемнәрен, төсләрне өйрәнделәр. Алар татар халык әкиятләрен дә искә төшереп үттеләр.

Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылында туып үскән Рания Абдуллова 64 нче мәктәптә яңа уку елыннан эшли башлаган. Ул, һич тә авырсынмыйча, татар теле түгәрәген җитәкләргә ризалашкан. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе аз булса да, жюри каршында да, укучылар алдында да үзен иркен тотты, диалект сүзләр кулланып чыгыш ясады. Укытучының дәресне уен формасында үткәрүе мактауга лаек. Укучылар милли орнаментлар белән бизәп, тиз арада түбәтәй ясарга өйрәнделәр.

Жюри Фәридә Сафиуллованы «Иң яхшы ана теле укытучысы-2025» конкурсында җиңүче итеп таныды. Рәсимә Алиева икенче урынга лаек табылды. Ә Рания Абдулловага өченче урын бирелде.

Төбәк конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән ана теле укытучыларын өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры урынбасары Ирина Кисилева, Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский, өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм 50, 30, 20 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды.

«Конкурста катнашучы һәрбер укытучыга рәхмәт белдерәм. Киләчәктә аларга тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Җиңүче итеп танылган Фәридә Сафиуллова киләсе елда мәркәзебез Казанда Бөтенроссия конкурсында Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәчәк»,- диде өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net