Апас мәктәбе укучылары бала хокуклары турында сөйләште
Апасның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алсу Хәйруллина районның урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Бу хакта «Апас-информ» яза.
Ул балалар белән укулары, мавыгулары турында әңгәмә корды, авыр тормыш хәлендә калган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү һәм вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында сөйләде.
Балалар белән әңгәмә барышында балалар һәм яшүсмерләр проблемалары, авыр тормыш хәлендә булган балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән чаралар һәм балалар хокук яклаучысы проектлары турында да сүз булды, диелә хәбәрдә.