Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләренә гаризалар кабул ителә
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия 2026 елга фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премияләренә дәгъва итү өчен эшләр кабул итү башлануын игълан итте. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең MAX каналында хәбәр ителде.
Карауга документлар тапшыру вакыты тәмамланганчы кимендә бер ел элек, ягъни 2025 елның 1 мартына кадәр бастырылган яисә җитештерүгә кертелгән эшләр генә кабул ителә.
Гаризалар кабул итү 2026 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.