Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге лауреатлары бүләкләнде
Кичә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә 2025 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу килгән кунакларны сәламләде.
Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.
Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте