Чаллы үзәк китапханәсендә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» китабы тәкъдим ителде
Чаллы үзәк китапханәсендә танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кардәшлек кадере» исемле беренче китабын тәкъдим итү кичәсе үтте, дип хәбәр итә ТР Язучлар берлегенең матбугат хезмәте.
Кичәгә Казаннан мәртәбәле язучылар Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдиновалар килде. Шулай ук Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Факил Сафин, Рәкит Аллабирде, Рәзинә Мөхияр, Зөләйха Минһаҗева, Марс Яһудин, Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Рәфис Сәлимҗанов, Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Шәйхетдинов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова һ.б. язучылар катнашты.
Ркаил Зәйдулла язучы Фатиһ Кутлуның оста тәрҗемәче генә түгел, ә оста менеджер да булуын билгеләп үтте. «Безгә әле аннан өйрәнәсе дә, өйрәнәсе», – диде. Факил Сафин, бу китапка кереш сүз язучы буларак, авторның ике милләт – татарлар белән төрекләрнең элемтәләрен ныгытып яшәүгә зур өлеш кертүен белдерде. Зиннур Мансуров аның чып-чын төрек баласы булса да, үз гомерен безнең татар әдәбиятына хезмәт итүгә багышлавын билгеләп үтте.
Нәбирә Гыйматдинова Фатиһ Кутлуның алты яшеннән Коръән укыган уникаль шәхес булуын, һәм моның китапта да сизелүен, күңеленең китап тышлыгы кебек ак булуын ассызыклап үтте, киләчәктә язасы әсәрләре күп булуын теләде. Рәзинә Мөхияр, язучының беренче татар теле укытучысы буларак, аның студент чагыннан ук таләпчан, максатчан булуын билгеләп узды. «Ул бездән динилеге белән аерылып тора иде. Аның кечкенәдән дини тәрбия алып үсүе китабында да чыгылыш тапкан», – дип өстәде. Лилия Гыйбадуллина; «Фатиһ абый китабын укыганда, дөнья киңәеп иркенәеп китә кебек, үзгә бер җылы хис кичерәсең. Аның ихласлыгы, яшәешкә, вакытка, милләткә хикмәти бер күз белән каравы сокландыра, үзең дә шул карашка көйләнәсең һәм яшәү, кардәшлек, кешелек кадеренә ныграк төшенә башлыйсың шикелле», – дип соклануын белдерде.
Кичәдә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Рушания Гыйләҗева Фатиһ Кутлуга үзенең яңа «Мәрҗән төймә» исемле китабын бүләк итте һәм татар халык җыры «Карлыган»ны җырлап кичәне тагын да ямьләндерде.
Бу кичәне китап авторы үзе татар телендә алып барды. Фатиһ Кутлу, төрек музыкаль уен коралында уйнап, татар халкының «Ай былбылым» җырын, шулай ук төрек телендә җырлар һәм милли киемнән биюләр дә башкарды.
Очрашуны тәмамлап, Фатиһ Кутлу китап чыгаруда ярдәм күрсәткән Татарстан Язучылар берлегенә, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә, Татарстан китап нәшриятына һәм кичәгә килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.