Татарстанлыларның кайсы категорияләрен эштә кыскарта алмыйлар
Кайбер эш бирүчеләр теге яки бу сәбәпләр белән штатны кыскартырга мәҗбүр. Татарстанда хезмәт ияләренең кайсы категорияләре әлеге процедурадан азат? Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Кемне кыскартырга ярамый
- йөкле хатын-кызларны;
- өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче хатын-кызларны; - 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз аналарны яки балигълык яшенә җиткәнче инвалид бала тәрбияләүчеләрне;
- инвалид бала тәрбияләүче бердәнбер туендыручыны;
- 3 яшьтән кечерәк баласы булган ата-ананы, әмма бер шарт белән: гаиләдә 14 яшькә кадәрге өчтән артык бала тәрбияләнергә, шулай ук ата-аналарның берсе генә эшкә урнашкан булырга тиеш.
Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеге тигез булганда, эштән кыскарткан очракта түбәндәге категорияләргә өстенлекләр бирелә:
- инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә;
- уйлап табучыларга;
- дәүләт серен белергә хакы булган хезмәткәрләргә;
- югары дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга;
- ике һәм аннан да күбрәк кешене тәрбияләүчеләргә;
- әтисе армиядә хезмәт иткән очракта, бала тәрбияләүче анага;
- гаиләдә бердәнбер туендыручыга;
- производствода имгәнгән хезмәткәрләргә;
- эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификациясен күтәрүчеләргә.