Чаллыда югалган 16 яшьлек кызны өченче көн эзлиләр
Чаллыда 16 яшьлек Самира Сабирова югалган. 25 июльдән бирле аның кайда булуы билгесез. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү отряды хәбәр итә.
Югалган көнне кыз аксыл сары толстовка, аксыл чалбар һәм ак кроссовка кигән булган.
Яшүсмернең билгеләре: буе 158 см, тән төзелеше уртача, чәченең өске өлеше зәңгәр, ә очлары алсу төскз буялган, күзләре – зәңгәрсу.
Әгәр эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматларыгыз булса, 8 (800) 700-54-52 кайнар элемтә телефонына шалтыратыгыз.