Профессор Арзамазов: Күпләр өчен Казан, Татарстан белән очрашу – үз илеңне яңа яктан ачу
«Күпләр өчен Казан, Татарстан белән очрашу – гаҗәеп этник һәм тел төрлелеге буларак, үз илеңне яңа яктан ачу. Мин үземнең Мәскәүдәге студентларыма республика турында җентекләп сөйлим. Мәсәлән, «дөньяның тел процесслары» лекцияләр курсы кысаларында 2-3 дәресне без һәрвакыт Россия халыклары телләренә багышлыйбыз.
Мин студентларга татар музыкасын тыңларга һәм татар клипларын карарга тәкъдим итәм. Без шул ук Илһам Шакировны тыңлыйбыз. Татарча бер сүз дә белмәгән студентлар джаз ноталарын, татар совет җырларының кызыклы эшкәртелүен билгеләп үтә. Мин «Илһам Шакиров Финляндия белән актив хезмәттәшлек иткән, «The Beatles» һәм Балкан музыкасын яраткан, гаять киң музыкаль карашлы кеше булган» дип аңлатам.
Күпләргә татар музыкасы ошый. Студентларым һәм кафедрадагы хезмәттәшләрем арасында татар музыка сәнгатен сөючеләр барлыкка килде. Кайберәүләр Мәскәүдән Илһам Шакиров иҗатына багышланган концертка килделәр. Бу – аларның Казанга беренче сәфәре булды. Ә гомумән, татар музыка дөньясы, белгәнебезчә, бик төрле. Һәркем үзенә ошаган башкаручыны таба ала. Кемгәдер «Пыяла» ошый, ә кемдер чын күңелдән Салават Зәкиевичның иҗатын ярата. Тамашачының, аягүрә басып, аның белән бергә «Мин яратам сине, Татарстан»ны җырлавын берничә тапкыр күрдем. Музыка кешеләргә этник бердәмлек хисе бүләк итә», – ди ул.