Тикшерү изоляторындагы гражданнар Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирә алачак
Татарстанда 12 сентябрьдә Тикшерү изоляторында утыручы гражданнар өчен субъектларның иң югары вазифаи затларын сайлауда, шул исәптән республика Рәисе сайлауларында да тавыш бирү оештырыла. Тавыш бирү төп тавыш бирү датасына ике көн кала үткәреләчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Искәртик, 2025 елның 14 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек кысаларында РФ Үзәк сайлау комиссиясе төбәктән читтә Тикшерү изоляторларында булган затларның тавыш бирүен оештыру тәртибен раслады. Анда аларның актив тавыш бирү хокукы бар.
«Татарстан сак астындагы һәм үз төбәгеннән читтә яшәүче затлар өчен тавыш бирү өчен махсус сайлау участоклары оештырылачак төбәкләр рәтенә керә. Бу сайлау процессының законлы һәм үтемле булуын тәэмин итүдә мөһим адым», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Тикшерү изоляторында (СИЗО) тавыш бирүне уздыру өчен махсус участок сайлау комиссияләре төзелә. 2025 ел кампаниясе кысаларында илдә 87 СИЗОда 78 махсус участок сайлау комиссияләре оештырыла.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Эльмира Хаймурзина сынау проектының 2023 елда эшләтеп җибәрелүен, ә инде 2024 елда беренче тапкыр сайлаучыларның әлеге категориясенә тавыш бирү үткәрелүен искәртте. Бу механизм СИЗОда булган гражданнарның тавыш бирү мөмкинлекләрен киңәйтә.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе вазифасына тәкъдим итү турындагы документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен партиясе») тапшырды.