Сарман районында диңгезчеләр бәйрәм итте
27 июльдә Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман районының Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.
Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, иң активларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин да котлауларга кушылды, гаскәр ветераннарын, аларның гаилә әгъзаларын бүләкләде.
Хәрби-диңгез флоты төркеменең район буенча җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов төркемгә яшьләрне кабул итте, иң өлкән диңгезчеләрне, актив гаиләләрне билгеләп үтте. «Хәрби кардәшлек» берләшмәсе вәкилләре котлаулардан читтә калмады, диелә хәбәрдә.