АКШ һәм Европа берлеге 15 процент күләмендә бердәм пошлина кертү турында килеште
АКШ Президенты Дональд Трамп Европа берлеге белән 15 процент күләмендә бердәм пошлина ставкасын билгеләү буенча килешүгә ирешү турында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Трамп сүзләренчә, килешүләр автомобильләргә дә, башка товар категорияләренә дә кагыла.
«Без автомобильләргә дә, башка барлык товарларга да бердәм пошлина 15 процент тәшкил итәчәк, дип килештек. Ягъни пошлина 15 процент күләмендә билгеләнәчәк", - дип белдерде ул Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен белән очрашу вакытында.