Мотоциклчы Казанда чит ил маркалы машина белән бәрелешкәннән соң хастаханәгә эләккән
Бүген иртән Казанда Себер трактында мотоциклчы зур тизлектә Hyundai Sonata автомобиленә килеп бәрелгән. Машина руле артында 38 яшьтәге ир-ат булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 27 яшьлек мотоцикл йөртүчесе имгәнгән һәм аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.
Мотоциклчы шлем һәм экипировка кигән булган.