Казанның Воровский урамында велосипедта барган хатын-кыз һәм баланы машина бәрдергән
Казанның Воровский урамындагы 25нче йорт янында электр велосипедында барган хатын-кыз һәм баланы машина бәрдергән.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, электр велосипеды белән идарә иткән 46 яшьлек хатын-кыз машинага юл бирмәгән һәм Peugeot автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, велосипед белән идарә итүче һәм аның 12 яшьлек пассажиры зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ведомствода.