Казанда бакчачылык ширкәтенә гражданлык очу аппараты төшкән
Казанда «Дубки» бакчачылык ширкәтендә дача участогына гражданлык очу аппараты төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген Татарстанда 9:10 сәгатьтә гражданлык очу аппаратын сынау вакытында штаттан тыш хәл килеп чыга. Өйрәнү очу вакытында аппарат идарәне югалта һәм «Дубки» бакчачылык ширкәтендә дача участогына төшә», – диелә хәбәрдә.
Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, фаҗигадә зыян күрүчеләр юк. Янгынны сүндергәннәр.