Миңнеханов Россия халыклары ассамблеясе рәисе Владимир Васильев белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Россия халыклары ассамблеясе рәисе Владимир Васильев белән очрашты.
«Очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хезмәттәшлек, милләтара татулык һәм килешүне ныгыту буенча социаль инициативаларга ярдәм итү, Россия халыкларының этномәдәни төрлелеген саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан халыклары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.