Менделеевскида махсус операция хәрбиләре өчен бер меңнән артык окоп шәме ясаганнар
Менделеевск шәһәрендәге «Нептун» сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре махсус хәрби операция катнашучылары өчен окоп шәмнәре ясый. Алар барлыгы 1 меңнән артык шәм әзерләгән.
Активистлар шәмнәрнең ничек ясалуы турында сөйләп видео яздырган. Клипта комплекс директоры Егор Демидов башкаруында «Тёмная ночь» җыры яңгырый.
Остабикәләр хәрбиләргә өлешчә мобилизация башланганнан бирле ярдәм итә. Елның җылы чорында алар коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр утырта.
«Нептун» сәламәтләндерү комплексы коллективының күпчелек өлеше хатын-кызлардан тора. Җәен аларның һәрберсе бакчасына берәр түтәл яшелчә утыртачак, ә көзен аларны солдатларга коры ашлар әзерләү өчен җыеп бирәчәк», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Менделеевск районы матбугат хезмәтендә.
Җәйге чорда хәрбиләргә шулай ук пластик канистрлар җибәрергә планлаштыралар. Алардан җәйге душ ясарга, ягулык-майлау материалларын ташу өчен кулланырга була.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Бу максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да искә алына.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Фото һәм видеоны Менделеевск районы матбугат хезмәте бирде