"Чикләрне танымаучы репортёрлар" Алсу Кормашеваны азат итәргә чакыра
Алсу Кормашева 1 апрель Казанда узган мәхкәмә вакытында журналистларга җавап биргәндә Казанның 2нче тикшерү изоляторындагы шартлар турында, сәламәтлеге какшавы турында сөйләде. Оешма аның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерә, аның "кешелексез, абруйны төшерүче шартларда" тотылуын искәртә.