Казанда 15 нче Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә 15 театр катнаша
![Казанда 15 нче Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә 15 театр катнаша](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/16/c0cacc7c707bffc05b968fd7cc93377b.jpg)
1-7 декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. 15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Быелгы «Һөнәр»гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә.
Фестиваль спектакльләрен барлыгы 6 мәйданчыкта карап булачак: Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» татар дәүләт курчак театры. 2 декабрьдә программа буенча Буа дәүләт драма театрына бару планлаштырылган.
Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган. Быел «театраль лекция» форматы сайланды, театр тәнкыйтьчеләре лекцияләрне Татар китабы йортында үткәрәчәк.
- «Һөнәр» фестивале 2009 елда Камал театры инициативасы белән башлап җибәрелде һәм 10 ел буе әлеге театр канаты астында гамәлгә ашырылды. 2019 нчы елдан башлап, «Һөнәр» фестивален Г.Кариев театры оештыра, диелә хәбәрдә.