Башкортстанда яшәүчеләр Путинга чит илдән кертелгән машиналар өчен утильләштерү җыемы артуга зарлана
29 октябрьдә утильләштерү җыемы арттырылды - бу бер тапкыр түләнә торган акча, аны дәүләт киләчәктә машинаны утильләштерү өчен җыя. Кайбер машиналар өчен бу җыемнарның бәясе 250 тапкырга арткан. Хәзер кешеләр чит илдән машина сатып алса да, җыем өчен акчасы булмагач, аларны исәпкә куйдыра алмый.