Әлмәт театры «Ат карагы» премьерасын журналистларга күрсәтте
![Әлмәт театры «Ат карагы» премьерасын журналистларга күрсәтте](https://intertat.tatar/images/uploads/72ce1ebb3950482a07d7c377b9266771.jpg)
Журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр Әлмәткә барып Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» пьесасы нигезендә куелган «Ат карагы» премьерасын карадылар. Әлмәт театры спектакльгә пресс-тур оештырды.
«Мин Туфан аганың иҗатына мөкиббән. «Ат карагы» әсәренә Айдар Җаббаров кебек режиссерның алынуы нур өстенә нур. Әлеге спектакльнең Әлмәт театрында куелуы бигрәк тә сөенеч», - диде юлга чыкканда әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.
Әлмәткә баручылар арасында әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов, журналист һәм артист Гөлинә Шәйхи, артист Фәнис Җиһанша, журналистлар Әнвәр Маликов, Рәмис Латыйпов, Мөршидә Кыямова, Регина Яфарова бар иде.
«Туфан абыйның бу әсәренең үз урыны бар, ул аның фәлсәфәче буларак дөньяга карашын чагылдырып язган бер әсәре. Биредә ат карагының фаҗигасе. Бу да татар язмышының бер сәхифәсе дияр идем», – диде Әлфәт Закирҗанов аны карагач.
Ул спектакльне кабул итүен һәм башкаларга да карарга тәкъдим итәчәген ассызыклады.
«Пьеса ничек бар шулай куела алмый, сез хәзер андый куелыш белән касса җыя алмас идегез», – диде Миләүшә Хабетдинова спектакльне карап чыккач. Әмма үзенә Шәкүр карагында үз тирәлегендә тирәнрәк күрсәтү, фольклор материаллар җитмәвен әйтте.
Әлмәт театры «Ат карагы»н февраль аенда Казанга алып килергә планлаштыра.
- «Ат карагы» спектакленә кертелгән кайбер үзгәртүләргә Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина ризасызлыгын белдергән иде.