«Зәкят» фонды Газа секторы халкы өчен 20 млн сумга якын акча җыйган
5 ноябрьнең көн уртасына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газа секторында зыян күргән тыныч халык өчен 20 млн сумга якын акча җыя алган. Бу хакта оешманың Telegram каналында хәбәр ителә.
«Әлеге сәгатькә 19 883 653,96 сум акча керде», — дип билгеләп үтелә хәйрия фонды хәбәрендә.
Оешмада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды картасына акча күчерү өчен реквизитлар да искәртелә: СБ 2202 2016 0095 7456 (фонд хезмәткәре Гүзәлия Галимҗан кызы В.).
Алданрак шулай ук азык-төлек, гигиена чаралары һәм башка әйберләр рәвешендә ярдәм килүе дә билгеле булды. 3 ноябрь кичендә 250 килограмм йөк җыелган.
Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Газа халкы өчен гуманитар ярдәм җыюның өч пункты эшләвен искәртте.
Россия Президенты Владимир Путин Газа секторын контрольдә тотучы Палестинаның ХАМАС радикаль хәрәкәте Израильгә террор һөҗүмен мәрхәмәтсезлеге ягыннан моңарчы күрелмәгән дип саный. Шул ук вакытта ул тулы хокуклы Палестина дәүләтен булдырырга чакырды. Соңрак дәүләт башлыгы Якын Көнчыгыштагы конфликтны Россия җәмгыятен таркату өчен куллану омтылышы турында белдерде. Ул бу хакта Махачкала аэропортындагы тәртипсезлекне күздә тотып әйтте.