Татарстанда М7 трассасында Мәскәү һәм Уфа ягына таба машиналар хәрәкәте чикләнәчәк
3 ноябрьдә Татарстанда М7 «Волга» трассасының 915нче километрында җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелү сәбәпле машиналар хәрәкәте чикләнәчәк. Мәскәү ягына – 1.00 – 3.00, Уфа ягына таба 3.00 – 5.00 сәгатьләрдә чикләүләр кертелә, дип хәбәр итә «Волга-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте.
«2 ноябрьдә көндез төзелеш участогы янында автомобильләр һәр юнәлештә бер полоса буенча хәрәкәт итәчәк», - диелә хәбәрдә.
Машина йөртүчеләрнең вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләре сорала. Төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң хәрәкәт гадәти режимда дәвам итәчәк.
Җир өсте җәяүлеләр кичүе М7 трассасының 915нче километрында Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылы янында Казан – Екатеринбург транспорт коридорында төзелә.
861нче километрдан 987нче километрга кадәрге участокта барлыгы 22 җир өсте җәяүлеләр кичүе сафка бастырылачак. Алар Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Алабуга районнарында барлыкка киләчәк.