Декабрьдә Татарстанның 15 районында муниципаль депутатларны өстәмә сайлаулар узачак
Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларына өстәмә сайлаулар 2023 елның 10 декабрендә узачак. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр.
«Шәһәр һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайлячаклар. Гомумән алганда, 29 мандат алыштырылырга тиеш», — дип билгеләп үттеләр Үзәк сайлау комиссиясендә.
Сайлау кампаниясе 15 районны үз эченә алачак, шул исәптән Түбән Кама, Нурлат, Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Тукай һәм Ютазы районнары. Өстәмә сайлауларда катнашу хокукына 16 473 татарстанлы ия.