Мамадыш районында махсус операциядәге хәрбиләр өчен тагын бер мобиль мунча ясаганнар
Татарстанның Мамадыш районында яшәүче Юрий Шәкүров махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мобиль мунча ясаган. Мунчага берьюлы биш кеше сыя, аның эченә эскәмия һәм мич куелган. Мунча урамнан ягыла, елның салкын вакытында да куллану мөмкинлеге булсын өчен эче вагонка һәм җылыткыч белән тышланган.
Мунчаның төп өстенлеге дислокацияне даими алмаштыруга әзер булуда, конструкция автомобиль прицебында тора һәм аны күчерергә мөмкин.
Искәртик, быел җәй беренче мунча Сватово юнәлешенә җибәрелде, анда хезмәт итүче татарстанлылар күп. Тәгәрмәчле икенче мунчаны җибәрү урыны әлегә хәл ителмәгән.
Мамадыш кешесе алга таба да илгә җиңү яуларга өлешен кертергә, кыр шартларында безнең солдатларга уңайлылык тудырырга ярдәм итәргә әзер, тик менә прицеплар табу җиңел түгел.
Мамадыш районында гуманитар ярдәм мәсьәләсен хәл итүче Фәнил Гыйззәтуллин районда яшәүчеләрдән генә түгел, бөтен Татарстан халкыннан прицеплар эзләүдә һәм сатып алуда ярдәм сорады.