Алексей Песошин Казанда Форель Тинчурин исемендәге яңа цифрлы подстанция ачты
![Алексей Песошин Казанда Форель Тинчурин исемендәге яңа цифрлы подстанция ачты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/8/4/52f819e13a45c6d482e4249a9de15097.jpg)
Казанда Азинода күренекле энергетик Форель Тинчурин хөрмәтенә аның исеме белән аталган 110 кВтлы яңа цифрлы подстанция ачылды. Ул процесслар автоматлаштырылган һәм ябык типтагы Татарстан Республикасы башкаласындагы икенче станция. Тантанада республика премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Яңа энергоообъект 35 ел файдалануда булган һәм ул вакытта әле яңа гына үсеш ала башлаган «Азино» микрорайонын энергия белән тәэмин итү өчен билгеләнгән ябык подстанцияне алыштыру өчен булдырылды, – дип билгеләп үтте Песошин. – Хәзер исә бу актив үсештә булган территориядә йөзләгән торак йортлар һәм дистәләгән социаль әһәмиятле оешмалар һәм предприятиеләр урнашкан, бу исә подстанция җиһазларын модернизацияләүне таләп итте».
Подстанцияне файдалануга тапшыру ышанычлылыкны арттырачак, микрорайонны электр белән тәэмин итү сыйфатын яхшыртачак һәм республиканың энергия куркынычсызлын тагын да ныгытуга хезмәт итәчәк, дип искәртте премьер-министр. Бүген икътисад үсеше цифрлы трансформациядән башка мөмкин түгел, дип өстәде Песошин.
Подстанция бинасы фасадына 1976-1994 елларда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры булган Тинчурин хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган.
110 кВлы Азино подстанциясе Казанда процесслар автоматлаштырылган идарә итү системасы булган ябык типтагы икенче цифрлы подстанция булды.
- Белешмә: Форель Закир улы Тинчурин Казанда туган (1926 – 2002 еллар). 1950 елда КАИны тәмамлый, «Двигательләр төзү» белгечлеге буенча инженер-механик квалификациясе ала.
- Ул Казан авиация техникумында, Казан авиация институтында укыткан. Фәннәр кандидаты. 1976 елдан 1994 елга кадәр Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы (хәзерге Казан дәүләт энергетика университеты) директоры була.