Дмитрий Песков Владимир Путинны төп остазы дип атады
Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путин белән эшләгән елларда зур белем туплавын әйтте. Кремль вәкиле Россия лидерын төп остазы һәм укытучысы дип саный. Ул «Яңа мәгънәләр территориясе» форумы кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта «Яңа медиа остаханәсе» Telegram-каналы хәбәр итә.
«Миңа тормышта бәхет елмайды, мин инде 20 ел үзем өчен укытучы булган кеше янында», - дип искәртте ул.
Песков билгеләп үткәнчә, Россия Президентының сөйләшүләр вакытында үз фикерен дәлилләвен, кайвакыт кемгәдер «бигүк күңелле булмаган сүзләр» әйтергә кирәк чакта осталарча эш итүен күп еллар күзәтү аңа бәяләп бетергесез тормыш һәм профессиональ тәҗрибә бүләк иткән.