Татарстанда бер атна эчендә барлык маркадагы бензинның бәясе арткан
![Татарстанда бер атна эчендә барлык маркадагы бензинның бәясе арткан](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/14/a56bd77d5fa8e774ec282408596fc332.jpg)
Татарстанда бер атна эчендә, 3-10 июльдә, барлык маркадагы бензинның, шулай ук дизель ягулыгының бәясе арткан. Татарстанстат шул хакта мәгълүмат урнаштырды.
Статистика ведомствосы мәгълүматларыннан күренгәнчә, АИ-92 маркалы бензинның литры 25 тиенгә – 47,1 сумнан 47,35 сумга кадәр – кыйммәтләнгән. АИ-95 исә 36 тиенгә артып – 51,37 сумга, ә АИ-98 маркалы бензин 4 тиенгә артып 62,68 сумга җиткән. Дизель ягулыгы шушы вакыт эчендә 5 тиенгә – 55,09 сумнан 55,14 сумга кадәр – кыйммәтләнгән.