Сергей Шойгу көн саен 1336 кеше Кораллы көчләрдә хезмәт итү өчен контракт төзүен әйтте
Саклану министрлыгы Россия Кораллы көчләре өчен яңа доброволецлар кирәк дип санамый, диде ведомство башлыгы Сергей Шойгу. Иминлек Советы әгъзаларының Россия Президенты Владимир Путин белән утырышы вакытында ул көн саен уртача 1336 кешенең хәрби хезмәткә контракт төзүен хәбәр итте.
«Ягъни һәр тәүлек саен полк җыябыз», – дип яза министр сүзләрен «Коммерсантъ» газетасы.
Шойгу билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россиядә хәрби хезмәткә 114 мең кеше контракт белән һәм тагын 52 мең кеше үз теләге белән алынган.
Саклану министрлыгы башлыгы сүзләренчә, июнь ахырына резерв армия, ә якын арада армия корпусы формалаштырылачак, алар 3700 берәмлек хәрби техника алачак, дип яза «Татар-информ».