Башкортстанда хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр
![Башкортстанда хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр](https://gdb.rferl.org/03040000-0aff-0242-6e08-08da319105c5_w800_h450.jpg)
Әлеге үзгәрешләрне республиканың “Юл хәрәкәте иминлеге турындагы” кодексына кертмәкчеләр. Канун өлгесе машина йөртүчеләрнең бердәм реестрын булдыруны күз уңында тота, ул ЮХИДИда һәм Башкортстан хәрби комиссариатында булачак.