Юрист салым декларациясен вакытында тапшырмасаң нәрсә булачагын әйтте
Салым декларациясен соңга калган өчен бераз өстәмә акча түләп 17 июльгә кадәр тапшырырга өлгереп була әле, югыйсә салым, штраф һәм пени түләргә туры киләчәк. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Салым декларациясен 2 майга кадәр тапшырырга тиеш булып та моны эшләмәүчеләр барыбер салым түләячәк. Федераль салым хезмәтендә аны ЮХИДИ, Росреестр (һ.б.) мәгълүматлар базасында булган белешмәләрдән чыгып үзләре исәпләячәк.
«Декларация тапшыру срогын бозган өчен 1000 сум күләмендә штраф каралган, шулай да салым җаваплылыгына тарту турында карар чыгарылган очракта штраф күләме җиңеләйтә торган шартларны исәпкә алып киметелергә мөмкин», - дип аңлатты юрист.
Шунлыктан 2 майга кадәр өлгермәүчеләр декларацияне 17 июльгә кадәр тапшыра ала. Аннары 18 июльдән соң салым инспекторы салымны исәпли һәм өч айга сузылган камераль тикшерү башлый. Аның нәтиҗәләре буенча салымын вакытында түләмәүчегә салымның үзе, штраф (сумманың ким дигән 20 проценты) һәм пени исәпләнәчәк, дип сүзен төгәлләде Соловьев.