Буада ут белән көрәшүчеләр элеватор территориясендә янгын чыккан складны сүндерде
Бүген көн урталарында ут белән көрәшүчеләргә Буадагы ашлык складының түбәсе януы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, Совет урамында ашлык складының бер катлы бинасы януын ачыклаган. Гадәттә, бинада бодай, арыш һ.б. бөртекле ашлык сакланган, хәзерге вакытта ул буш торган.
Склад бинасы «Буа элеваторы» ААҖ территориясендә урнашкан.
12.30 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр янгынның җәелүенә чик куйган.
13.05 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.