Путин җитештерүдә эшләүчеләрнең үлеме сәбәпле бирелә торган түләүне ике тапкыр арттырды
Россия Президенты Владимир Путин производствода бәхетсезлек очрагы яки һөнәри авыру аркасында үлгән эшчеләр өчен түләнә торган иминият түләүләре күләмен арттырды. Сумма ике тапкыр артты һәм 2 миллион сумга кадәр җитте. Хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган законда шул турыда язылган.
«Иминиятләштерелгән кешенең үлеме очрагына бәйле рәвештә иминият очрагы җитү нәтиҗәсендә иминият очракларына карата (иминиятләштерелгән кешенең производствода бәхетсезлек очрагы яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә үлеме) 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган иминият түләвен билгеләү закон проекты белән тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтелә текстта. Закон проектында федераль закон үз көченә көннән соң булган иминият очраклары турында гына сүз бара.
Документта аңлатылганча, үз теләкләре белән хәрби хезмәткә алынучыларның Россия Федерациясе Кораллы көчләрендәге формированиесендә үткәргән вакыты хезмәт стажында исәпкә алыначак.