2024 елда XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь крае Барда авылында узачак
Пермь крае Барда авылында 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев утырыш алдыннан милли бәйрәм үткәреләчәк мәйдан белән танышты, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
2013 нче елда биредә Бөтенроссия авыл Сабан туе инде узган иде. 2024 елда Барда районы 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуның кысаларында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен да Бардада билгеләп узу карары кабул ителде. Милли бәйрәмне уздыру өчен Татарстан ягыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Кукмара муниципаль районы җаваплы итеп билгеләнгән. Быел исә әлеге Сабантуй 26-27 май көннәрендә Әстерханда узачак.