Мәскәүдә Татарстан Республикасының халык шагыйре Рөстәм Мингалимне искә алу кичәсе узачак
Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында 11 мартта Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь, драматург һәм прозаик Рөстәм Мингалимны искә алу кичәсе узачак. Мәскәү татарлары автономиясе шул турыда хәбәр итә.
1990 елларда аның драматург Р.Хәмит белән авторлыкта иҗат ителгән тарихи «Идегей» драма-сценарие һәм Э. Ягудин белән язылган «Белый метеор» киносценарие зур резонанс ала.
Рөстәм Мингалим шулай ук балалар әдәбияты өлкәсендә дә уңышлы эшли.
Рөстәм Мингалимне искә алу кичәсе 11 мартта 15.00 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгенең актлар залында узачак. Керү ирекле. Адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8нче йорт.