Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрүгә әзерлек эшләре бара
2023 елның 26-27 май көннәрендә Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин кунакларны сәламләде. «Әлеге чара безнең өчен бик мөһим. Без Сабан туен үткәрү белән бергә «Этноавыл» проектын да тормышка ашырачакбыз. Әлеге проект төрле мәйданчыкларда этночаралар үткәрүне күзалдында тота», – диде ул.
Васил Шәйхразиев үз чиратында милли бәйрәмнең югары дәрәҗәдә һәм барлык таләпләргә туры китереп уздырылачагын ассызыклады.
Оештыру комитетының киләсе утырышын 25 апрельдә уздыру планлаштырылды, диелә хәбәрдә.