Татарстанда инде өченче көн йөздән артык кешедә Covid-19 ачыклана
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 115 кеше коронавирустан чирләгән. 74 кешене хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар күрсәтелгән.
Республикада инде өченче көн Covid-19 белән зарарлануның йөздән артыграк очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 155 409 кеше бу йогышны эләктергән, 150 611 кеше савыккан, шул исәптән 12 кеше – соңгы тәүлек эчендә.
Татарстанда вирус аркасында 1 998 кеше үлгән, соңгы тапкыр үлем очрагы 13 августта теркәлгән.