Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 80 яше тулу уңаеннан Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте.
Бүген аңа машина ачкычын Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге.