102нче гимназия укучысы Камилла Гатина 3 фәннән имтихан буенча 296 балл җыйган
![102нче гимназия укучысы Камилла Гатина 3 фәннән имтихан буенча 296 балл җыйган](https://tatar-inform.tatar/attachments/9d373cb03381fccef62e2ddb765df77268e6e998/store/fill/780/440/fb0253a2baa4c015f86a4d28d6e1e58635a929139809425a395c53ed48b4/IMG-20210623-WA0003.jpg)
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның 102нче гимназия укучысы Камилла Гатина 3 фәннән БДИны 296 баллга тапшырган. Камилла Гатинаның рус теле һәм химиядән бердәм дәүләт имтиханын йөзәр баллга тапшыруы хакында «Интертат» язган иде. Бүген биологиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Камилла Гатина «Татар-информ» журналистына бу фәнне 96 баллга тапшыруы хакында әйтте. Шулай итеп, Камилла 3 фәннән 296 балл җыйган. Камилла Мәскәү дәүләт Медико-стоматология университетына укырга кереп, стоматолог булырга җыена. Ул имтиханнарга әзерләнү өчен репетитор ялламаган, үзлегеннән шөгыльләнгән. Камилланың әти-әнисе чыгышлары белән Балтач районыннан. Камилла Гатина белән интервьюны «Интертат» сайтыннан укырга мөмкин.