Йошкар-Олада «ТАССР тарихы» архив документлары күргәзмәсе ачылды
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Марий Эл Республикасы Дәүләт архивында «ТАССР тарихы» дигән архив документлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозицияне ачу 23 мартта булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан үсеше тарихындагы мөһим вакыйгаларны чагылдырган архив документлары катнашучыларда зур кызыксыну уяткан. Күргәзмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерләнгән.