Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булган
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 1930 елда туган хатын-кыз һәм 1956 елда туган ир-ат вирус корбаны булган. Республикада вирустан барлыгы 409 кеше вафат булган.