Балалар омбудсмены Дәүләт Советы утырышында башкарган эше турында хисап тотачак
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 20нче утырышы 18 мартта узачак. Анда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2020 елда республикада балаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлеше хакында сөйләячәк. Бүген республика парламенты президиумы утырышында шул хакта билгеле булды.
«Утырышта парламент комитетлары тәкъдим иткән 24 мәсьәлә тикшереләчәк. Көн тәртибенә ТР Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елда башкарган үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад, шулай ук бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эше хакында доклад кертелгән. Депутатлар игътибарына Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча Территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткереләчәк», — диде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Ул билгеләп үткәнчә, депутатлар каравына республиканың 11 закон проекты әзерләнгән. Алар арасында ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проекты да бар. Ул өченче, соңгы укылышта каралачак.
Парламентарийлар икенче укылышта «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» һәм «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында»гы кануннарга үзгәрешләр кертү белән бәйле ике закон проекты хакында фикер алышачак.
Депутатлар берничә закон проектын беренче укылышта караячак. Бу, аерым алганда, «Физик культура һәм спорт турында», «Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында», «Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында» һ.б. закон проектлары.
Моннан тыш, көн тәртибенә өч закон чыгару инициативасы һәм Федерация субъектларының ике мөрәҗәгате, шулай ук бер федераль закон проекты кертелгән.
«Закон проектларын тәкъдим итүгә ныклап әзерләнүегезне һәм әзерләнгән законнарның асылы турында җентекле мәгълүмат бирүегезне сорыйм», — дип искәртте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.