Мөхәммәтшин Олимпия чемпионы Логиновага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды
(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин волейбол буенча СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы, Казанда туып-үскән Лидия Логиновага «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Лидия Логинова шундый югары бүләк һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда спорт инфраструктурасы тиз үсә, моның өчен 2013 елгы Универсиада көчле этәргеч булды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, волейбол профессиональ дәрәҗәдә дә, һәвәскәрләр дәрәҗәсендә дә бөтен республика буенча актив үсә. Ел саен авыл районнары, сәнәгать предприятиеләре һәм студентлар арасында ярышлар үткәрелә. «Мәктәп волейбол лигасы» проекты зур кызыксыну уятты. 2022 елгы волейбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан зур әзерлек эшләре алып барыла. Ярышлар Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узачак.